Магазин татарских цифровых книг
Скачать татарские книги стало проще!

Балалар өчен әкиятләр

69.00

Балалар өчен әкиятләр. Электронная книга. Формат: pdf. язык — татарский (кириллица, латиница)

Описание

Алтын алмалар

Яшәгәннәр, ди, ике күрше: берсе — бик бай, берсе — бик ярлы. Бай күршеләре, кичке ашны ашап, чәй эчәләр дә икән, ирле-хатынлы тыныч кына, тавышсыз гына яталар икән йокларга. Ә теге ярлы кешеләрнең балалары күп бул­ган, шуңа күрә боларда гел тавыш-гауга, җырлау-җылау, бию-көлү тавышлары яңгырап торган. Бу эшкә теге байның исе киткән. Үз-үзенә: «Боларның ашарларына юк, киярләренә юк, алай да гомерләрен шат үткәрәләр, — ди икән. — Ә безнең шулкадәр байлыгыбыз күп, алай да без шат яшәмибез», — ди икән.
Беркөн бу бай ярлы күршесеннән:
— Сез ничек шулай шат яшисез? — дип сорый. Теге ярлы моңа әйтә:
— Безнең җиде алтын алмабыз бар, без шулар белән уйныйбыз, — ди.
Шуннан бу бай егерме алтын алма ясатып кайта да:
— Хәзер без дә шат яшәрбез, — ди хатынына.
Моның хатыны бер почмакка, үзе икенче почмакка уты­ралар да алтын алмаларны бер-берсенә тәгәрәтеп уйный­лар. Беренче вакытта кызык кебек була. Бераздан бернинди дә кызыгын тапмыйлар, уенны ташлыйлар. Шуннан соң бай ярлыга үзенең ничек уйнаганын сөйләп бирә. Ярлы моңа әйтә:
— Мин сиңа андый алмалар турында әйтмәдем. Әгәр ул алмаларны күрәсегез килсә, кич белән безгә керегез, — ди.
Кич булгач, бай хатыны белән боларга керә. Керсә, бу ярлының җиде баласы кайсы бии, кайсы җырлый, кай­сылары үзара сугыша, кайсылары төрле уеннар чыгара. Бу байларның да балаларга карап күңелләре ачыла. Шуннан бу бай ярлыга:
— Синен байлык минем байлыктан күбрәк икән, — ди.

Обзоры

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Балалар өчен әкиятләр”

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *