Магазин татарских цифровых книг
Скачать татарские книги стало проще!

Фатих Амирхан «Фәтхулла хәзрәт»

69.00

Фатих Амирхан «Фәтхулла хәзрәт». . Автор: Фатих Амирхан . Электронная книга. Формат: pdf. язык — татарский

Категория:

Фатих Амирхан "Фәтхулла хәзрәт"

1950 нче ел Зөлхиҗҗә аеның сигезенче көне иде. Казан университетының медицина профессорларыннан орденарный профессор Мөслимов үзенең махсус дәрес бүлмәсендә, янына татар, рус һәм башка милләтләрдән бик күп студентларны җыеп, үлгәннәрне терелтү турысында лекция укып тәмам иткәннән соң, шәкертләренә, тәҗрибә өчен, кабинетта хәзерләнгән бер адәмне терелтеп күрсәтәчәк икәнен бәян итте һәм, янында тора торган ак сакаллы 50—60 яшьләрендәге бер докторга карап, хәзер терелтеләчәк адәм хакында бераз мәгълүмат бирергә үтенде. Доктор да бу терелтеләчәк кешенең үзенең моннан 42 ел элек вафат иткән атасы, әүвәлдә Казан имамы булып торган Фәтхулла Рәхмәтуллин икәнен һәм өч айлык тырышлык белән аның таралган гәүдәсе шушы хәлгә китерелгән икәнен бәян итте. Профессор, мәетнең янына килеп, тирәсендәге студентларның кайсыларына төрле әгъзаларын хәрәкәтләндерергә кушып, үзе дә борын һәм күзләренә озак вакыт бер дәва җибәреп торды.
Берәр сәгать үтәр-үтмәс мәет төчкерде. Тагы бераздан мәет, янәдән берничә мәртәбә төчкереп: «Алла! Әстәгъфирулла!» — дип кычкырып та җибәрде. Моннан соң профессор студентларга таралырга һәм яңа терелгән кешене тыныч калдырырга кушты. Яңадан берәр сәгать үткәч инде Фәтхулла хәзрәт күзләрен ачты, акрын гына торып утыра да башлады.

Обзоры

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Фатих Амирхан «Фәтхулла хәзрәт»”

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *