Магазин татарских цифровых книг
Скачать татарские книги стало проще!

Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»

0.00

Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар». Автор: Гадел Кутуй. Электронная книга. Формат: pdf. язык — татарский

Категория:

Описание

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.

“Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат – дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган. Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.

Обзоры

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»”

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *