Описание
Казакъның уртача байлыклы, күп адәмле ике ыругсы бар иде. Берсен Кара-айгыр дип, икенчесен Сарман дип атыйлар иде. Болар меңләгән җылкылары, яхшы нәсел дөяләре, исәпсез куйлары белән Сары-Арканың киң далаларьнда ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде. Бәхетләре ким түгел иде. Мәгәр «канымыз Чиңгиздән* килә» дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Тик менә шул аларның күңелләрен борчый иде. Болай барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде…
Отзывы
Отзывов пока нет.