Магазин татарских цифровых книг
Скачать татарские книги стало проще!

Кызыл чәчәкләр

29.00

Автор: Галимжан Ибраһимов. Электронная книга. Формат: pdf. язык — татарский (кириллица, латиница)

Категория:

Кызыл чәчәкләр

Мин яшь сабый идем әле.
Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мөсафир бабай бездә, хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды. Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде. Шуның өчен кызганып яшь түгүчесе дә булмады.
Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да миңа бер уч тутырып орлыклар бирде.
Болар — кызыллар иде, матурлар иде.
— Яз килгәч,— диде,— боларны чәчәрсең! Туфракларын йомшарта тор! Вакытында су сибәргә онытма! Өсләренә чүп-чар төшеп, кояш яктысыннан мәхрүм булмасыннар, яхшы кара! Әгәр мин кушканча эшләсәң, җәй көне кызыл чәчәкләрең булыр, көзгә матур кызыл орлыклар җыеп алырсың… Икенче елга тагын чәчәрсең, шулай итеп бакчаң чәчәккә тулар, синнән күрмәкче башкалар да шулай эшләрләр!



Обзоры

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Кызыл чәчәкләр”

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *