Описание
Ул ятим кыз. Тормышта бер яклаучысы да, таянычы да юк. Ул бары тик үзенә генә ышана ала. Ләкин хыялы зурдан. Максатына юл ярганда ул ниләр генә күрми дә ниләр генә кичерми. Аның тормышы югалтулар, үкенүләр, әрнүләр белән тулы. Ул үзе дә әрнүдән генә тора шикелле. Әмма ул күңел сафлыгын саклап кала. Ул тормышын җырга әйләндерә. Якты җырга. Һәм тамашачыларының көчле алкышына күмелгәндә, иреннәрендә якты елмаю, керфекләрендә ачы яшь бөртеге балкып китә.
Отзывы
Отзывов пока нет.