Магазин татарских цифровых книг
Скачать татарские книги стало проще!

Сагынырсың мин булмам

Скоро на продаже

Зифа Кадырова Сагынырсың мин булмам. Китап — татар телендә. Электрон китап форматы: pdf

Категория:

Сагынырсың мин булмам

Зифа Әбделвәли кызы Кадырова 1958 елның 7 Октябренда Башкортостанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә. Бүгенге көндә дә төзелештә эшләвен дәвам итә. Кулына каләм алуына әле өч кенә ел булуына карамастан, укучыларга «Язмыш сынавы» (2008) һәм «Сагынырсың — мин булмам» (2008) дип исемләнгән повестьларын китап итеп тәкъдим итәргә өлгерде. Зифа Кадыйрова. Сагынырсың – мин булмам Сөмбел болай сынар дип кем уйлаган? Булат аны кара карлыгачка тиңли иде. Чөнки Сөмбел һәрвакыт чыр-чыр килеп, юктан да кызык табып көләргә тора. Ул һәр җирдә үзенең чая, җор теле белән юк-бар сөйләп, кешеләрнең кәефен күтәрә, вакыйгаларның үзәгендә кайный, аның янында һәркемгә рәхәт, күңелле. Аның кебек челтерәтеп көлә белгән кешене очратканы булмады, ул бөтен кешене үз авызына каратып тора иде. Булат кайчакта, исе китеп, онытылып аны күзәтә: Сөмбел үзенең бакча бала­ларыннан әллә ни аерылмый да кебек. Шундый җилбәзәк кыз булмый инде. Моңа әле үсәргә дә үсәргә, башында җил уйный. Ләкин ни өчен нәкъ аның янына йөрүен Булат үзе дә аңлата алмас иде. Эштән кайтуга, аяклары үзеннән-үзе кыз торган бүлмәгә илтте. Кичләрен аны бишенче катка кадәр күтәреп алып менә дә, баскычта таңга кадәр дөньяларын онытып үбешәләр, кызның иреннәре шундый татлы, алардан аерыласы килми. Иртәнге якта гына кызны бүлмәсенә озатып төшеп китә. Болар барысы да вакытлыча, вакыт уздырыр өчен дип, үз-үзен тынычландырырга тырыша. Аның Фәридәсе бар, аңа шундый хатын гына кирәк. Менә, ичмасам, ул тиң дә, пар да… Моңарчы шулай уйлады, болай булыр дип башына да китермәде.

Обзоры

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Сагынырсың мин булмам”

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *