Татар халкы һәм Татарстан тарихы

0.00

Татар халкы һәм Татарстан тарихы Автор: Равил Фәхретдинов. Язык – татарский. Книга только в формате DJVU!

Категория:

Описание

Равил Фәхретдинов. Татар халкы һәм Татарстан тарихы

Р.Фәхретдинов – Татарстан, Идел буе, гомумән, Урта Евразия җирлегенең, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгеч, ул 200гә якын басма хезмәт, шул исәптән 30дан артык китап (фәнни монографияләр, фәнни-популяр китаплар), урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслек, уку һәм күргәзмә әсбаплар авторы, «Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы» дигән хезмәтне төзегән авторлар коллективының җитәкчесе. Ул Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының, шулай ук Алтын Урданың төньяк олысы археологик истәлекләренең тулы җыелмасын төзеп бастырып чыгарды.

ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ

(Эчтәлек)

КЕРЕШ (татар халкы һәм Татарстан турында кыскача сүз)
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
§ 1. Борынгы ыруглык чорында Татарстан җирләре
§ 2. Идел һәм Кама буйларында иң борынгы кешеләр
§ 3. Яңа таш гасыр
§ 4. Борынгы кешеләр тормышыннан
§ 5. Борынгы металлургиядә беренче уңышлар
§ 6. Ыруглык җәмгыятенең таркалуы

2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
§ 7. Һуннар һәм халыкларның Бөек күчеше
§ 8. Көнчыгыш Европада һәм Урта Идел буенда беренче төркиләр
§ 9. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Аварлар, болгарлар, хәзәрләр
§ 10. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Төрекләр, бәҗәнәкләр, кыпчаклар

3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
§ 11. Төрки каханлыгы
§ 12. Кимәк каханлыгы
§ 13. Хәзәр каханлыгы
§ 14. Бөек Болгар иле

4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
§ 15. Идел буендагы беренче болгарлар. Яңа болгар дәүләте—Идел Болгары оешу
§ 16. Болгар дәүләтенең җире, халкы, күршеләре
§ 17. Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм хәрби эшләр
§ 18. Иҗтимагый-сәяси төзелеш
§ 19. Болгар шәһәрләре. Болгар һәм Суар
§ 20. Бүләр һәм башка шәһәрләр. Авыллар
§ 21. Мәдәният һәм мәгърифәт
§ 22. Тышкы элемтәләр

5. АЛТЫН УРДА
§ 23. Борынгы татарлар һәм Чыңгыз хан
§ 24. Монгол яулары һәм Алтын Урданың барлыкка килүе
§ 25. Алтын Урданың башлангыч дәвере. Бату хан
§ 26. Алтын Урданың кодрәтле чоры. Үзбәк хан
§ 27. Алтын Урданың сәяси-дәүләт төзелеше
§ 28. Алтын Урданың икътисадый тормышы
§ 29. Гаскәр һәм корал төрләре
§ 30. Алтын Урда шәһәрләре. Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә
§ 31. Алтын Урданың башка шәһәрләре
§ 32. Алтын Урданың мәдәнияте. Матди дөнья
§ 33. Алтын Урданың мәдәнияте. Рухи дөнья
§ 34. Алтын Урда дәүләтендә Болгарның тоткан урыны
§ 35. Иске Казан
§ 36. Туктамыш, Идегәй һәм Алтын Урданың куәтен торгызуда соңгы омтылышлар
§ 37. Алтын Урданың таркалуы

6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ
§ 38. Казан ханлыгының барлыкка килүе
§ 39. Җире һәм халкы. Ханлыкның башлангыч чоры
§ 40. Икътисадый тормыш. Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм сәүдә
§ 41. Дәүләт белән идарә итү һәм иҗтимагый төзелеш
§ 42. Хәрби эшчәнлек һәм кораллар
§ 43. Казан ханлыгының мәдәнияте
§ 44. Ханлыкның башкаласы Казан шәһәре
§ 45. Сәяси тарих. XV йөзнең икенче яртысы
§ 46. Сәяси тарих. XVI йөзнең беренче яртысы
§ 47. Казан ханлыгын яулап алу
§ 48. Башка татар ханлыкларының кыскача тарихы
Хронологик таблица

Отзывы

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Татар халкы һәм Татарстан тарихы”