Магазин татарских цифровых книг
Скачать татарские книги стало проще!

Ул әле өйләнмәгән иде

29.00

Гаяз Исхакый «Тормышмы бу?». . Автор: Гаяз Исхакый . Электронная книга. Формат: pdf. язык — татарский (кириллица, латиница)

Категория:

Ул әле өйләнмәгән иде

Беренче танышу әле һаман аның хәтерендә.
Алар Народный домда «Фауст» куелганда күрше-күршегә тугры килештеләр, бинокльләр бирештеләр. Ит­тифакый (очраклы) гына артистлар, уеннар, музыка хакында сүзләр алыштылар. Киемнәр киенгәндә дә бер урынга тугры килеп, театрның ишегеннән дә бергә чыктылар. Озату-озатмауны уйлашмаенча гына, театрда башланган сүзләрен дәвам иттереп, бергә дә киттеләр. Урам тулы халык ара­сында — аннан выжлый, моннан гөжли торган автомо­бильләр, кычкырыша-талаша торган арбачылар арасыннан үткәндә — берсенә берсе «Сез кая?» дияргә дә өлгер­мәделәр.
Юлны чыгып, халыктан бераз арынгачтан гына мар­җа: «Минеке — уңга таба», — дисә дә, Шәмсетдин: «Миңа да шулай», — дигәч, тагы сөйләшүләрендә дәвам иттеләр. Сүзнең уртасында гына Шәмсетдингә аерылып китәргә тугры килгәнгә, ул, рөхсәт берлә, марҗаны озатырга да китте. Урамның тайгакларыннан үткәндә ул куркып-куркып басканга, Шәмсетдин аны култыклады да, аулак кына тыкрыкка кереп, ике этажлы гына агач өйгә йиткәч тә, марҗа:
— Менә минем өем, рәхмәт озатуыңызга, — дип кулын сузды.
Юлда сөйләүдән марҗаның театрга шактый йөрүе мәгълүм булганга, Шәмсетдин:
— Бәлки, әле тагы күрешермез, мин еш булам, кич­ ләрне эш юк,—диюенә, марҗа:
—Мин дә театрны сөюче, мин әле менә «Пиковая дама»га барырга йөрим, иртәгәдән арыга куела да икән.
Шәмсетдин:
—Мин шул Александринкага билет алган идем, — диде.
— «Гроза»гамы? — дигән сөаленә «әйе» дигәч:
Шул иттифакыйлык болар арасында тагы әллә нәрсәне, мөнәсәбәттәге әллә нинди бер рәсмилекне йимерде, алар бер-берсенә чыгарып, ни өчендер, би­летларын да күрсәтештеләр. Урыннар бергә үк булмаса да, билет икесендә дә галерканың сул ягы булды.

Отзывы

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Ул әле өйләнмәгән иде”

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *