Болганчык еллар

39.00

Мәхмүт Галәү «Болганчык еллар» Электронная книга Формат: pdf язык — татарский (кириллица, латиница)

Категория:

Болганчык еллар

Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) — Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр яза башлаган һәм революциянең беренче көннәреннән үк аны кабул итеп, Совет власте шартларында үзенең хикәяләре һәм романнары белән танылган реалист язучы.

Ләкин актив иҗат чоры 1920 елларга туры килә. Яңаның иске белән көрәше, авыл-шәһәр мөнәсәбәтләре, яңа кеше тәрбияләү темаларына багышланган очерклары һәм хикәяләре белән матбугатта еш чыгышлар ясый. 1920 елларга хас булган яңа кыйммәтләрне мактау, искелек билгеләрен инкарь итү күренешләре «Каяу» (1927), «Төеннәр» (1928), «Күпнең берсе» (1931) исемле җыентыкларга кергән хикәяләрендә чагылыш таба. Мәсәлән, 1934 тә Мәскәүдә рус теленә тәрҗемә ителеп басылган «Кабулсай» романында мөселман татарларның күмәкләшү чорындагы психологиясен үзгәртү идеясе — татар авылларында дуңгыз фермалары төзү, яңа кеше формалашу Туктамыш картның диннән ваз кичүе аша күрсәтелә. Галәү үзен драматургиядә дә сынап карый: «Салам-торханнар» (1926), «Пугач явы» (1926) пьесаларын яза.

1920 еллар ахырында Галәү дүрт китаптан торырга тиешле «Канлы тамгалар» исемле эпопея өстендә эшли башлый. Анда 1877-1917 еллар вакыйгаларын, татар крестианының милли һәм социаль азатлыкка таба үткән катлаулы юлын тасвирлау күздә тотыла. Сюжеты конкрет тарихи вакыйгаларга нигезләнә. «Ил тыныч чакта» исемле беренче китап авылдагы социаль каршылыкларның кискенләшүенә китергән 1877 дәге ачлыкны сурәтләүгә багышлана. «Ил өреккәндә» исемле икенче китабында язучы 1897 дә үткәрелгән халык санын алу вакыйгаларын һәм татар крестианнарының 1894 тә массакүләм рәвештә Төркиягә күчеп китүен яктыртырга, «Сабак» дип аталачак өченче китап рус-япон сугышын һәм 1905-07 еллардагы революция вакыйгаларын, «Өермәләр» дип исемләнгән дүртенче китап Октябрь революциясен чагылдырырга тиеш була. Ләкин бу ниятен язучы өлешчә генә тормышка ашыра ала: ике китап язылып бетеп, басылып чыга; алар татар әдәбиятында күренекле вакыйга буларак кабул ителә, яңа реалистик тарихи роман жанрына нигез салалар. «Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта») романында заманына хас булган идеологик карашлар кысаларында Галәү үз игътибарын социаль каршылыкларны сыйнфыйлык белән аңлатуга юнәлтә. Сафа, Таҗи, Саҗидә кебек төп уңай геройлар мисалында автор аларның сыйнфый үзаңнары барлыкка килүенең һәм үсешенең сәбәбе итеп авыр тормышны һәм гаделсезлекне күрсәтә. «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романында Галәү «Болганчык еллар» романы геройларының язмышларын яңа тарихи вазгыятьтә тасвирлый: татар крестияннәре Төркиягә күчә, революцион идеяләр татар авылларына үтеп керү сәбәпле, аларда сыйнфый үзаң уяна һәм үсеш кичерә. Бу әсәрләр Мәскәүдә 1930 да һәм 1934 тә, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Муть» һәм «Мухаджиры» исемнәре белән басылалар, ләкин татар телендә дөнья күрмиләр. 1960 елларда гына романнар татар теленә (Р. Даутов һәм Я. Халитов тарафыннан) тәрҗемә ителәләр һәм Казанда «Болганчык еллар» (1976) һәм «Мөһаҗирләр» (1977) исемнәре белән нәшер ителәләр. [1]

Отзывы

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Болганчык еллар”
.