Заһир Бигиев "Зур гөнаһлар"
Заһир Бигиев «Зур гөнаһлар»
Җомга көн. Җомга намазы вакыты җитеп килә. Нәкәс мулла мәхәлләсе кешеләре берәм-берәм мәчеткә җыелалар. Араларында гаять фәкыйрь кыяфәтле кешеләр дә күптер. Шуларның берсе-Габдеррәзак бабай. Ул, тәһарәтләнеп, аягына кияргә булмаганлыктан, яланаяктан гына мәчеткә барырга чыккан. Әмма юл бик пычрак-баткак, шуңа күрә ул, мәчет ишеге төбенә килеп җиткәч, комган хезмәтен үтәгән бер савыт белән су китереп, иң элек аягындагы пычрак-туфракны тазартып юды, шуннан соң гына мәчеткә керде.
Болай Хода юлында йөргән намуслы фәкыйрьләр булган шикелле, әлеге авылда мордар һәм намазсыз фәкыйрьләр дә аз түгел. Намазга, җомгага, тәравихка[2] барырга чакырсаң, алар сиңа:
– Алла кием һәм байлык бирсен, шуннан соң мәчетегезгә, намазыгызга да барырбыз,-дип җавап бирәләр, җүнсезләр.
Отзывы
Отзывов пока нет.